+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 март 2021, 13:15

Дәниф Шәрәфетдиновка бер көндә күпме акча җыелган?

Шөкер, халкыбыз үтә дә миһербанлы, ярдәмчел.

Шөкер, халкыбыз үтә дә миһербанлы, ярдәмчел.

Дәниф Шәрәфетдиновка бер көндә 600 мең сум акча җыелган!

Социаль челтәрләрдә җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка дару алыр өчен ярдәм кирәклеге хакында хәбәр таралды. Бу хакта без дә яздык.

Ул үзенә тиешле препаратны ала алмавын, шунлыктан хәле начарланганын, урын өстендә генә ятып торганын җиткергән иде. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән бер көн эчендә 600 мең сумнан артык акча җыелган, - дип яза "ВТ".

Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә рәхмәт җиткерәбез. Ул үзе дә барлык булышучыларга рәхмәтен җиткерә. Җырчыга әле дә ярдәм итеп була. Андыйлар 89370423783 номерына беркетелгән Саклык банкына акча күчерә ала.

Фото: матбугат.ру
Читайте нас