+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 март 2021, 07:55

Келәмгә төреп, тәрәзәдән ыргытмакчы булган...

Февраль ахырында Благовещен районында бер хатын югалган иде.

Февраль ахырында Благовещен районында бер хатын югалган иде.

Күптән түгел хокук сакчылары җинаять кылуда шикләнелүчене тоткарлаган – ул Благовещенда яшәүче 49 яшьлек ир булып чыккан. Хәзер аның белән тикшерүчеләр эшли, аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителә. «Кеше үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

28 февральдә Благовещендагы полиция бүлегенә хатынның 16 яшьлек кызы килеп, әнисе югалу турында гариза язган. Эзләү йомгагы җепләре полицейскийларны хатынның бер танышының фатирына алып килә, ул аның янына еш кына кунакка килә торган була. Тикшерү фаразы буенча, нәкъ менә Социалистик урам буенча урнашкан күпкатлы йортта канлы фаҗига булган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, торакны тикшергәндә полицейскийлар хатынның мәетен тапкан: ул полиэтилен һәм келәмгә төрелгән булган. Хуҗаның үзен ул чакта өйдә эләктереп булмый. Хокук сакчылары аның еш булган урыннарын ачыклый һәм засадалар оештыра. Алты көннән соң җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлый. Ул үз гаебен таныган.

Тикшерү фаразы буенча, 28 февральдә күптәнге танышлар бергә спиртлы эчемлекләр эчкән һәм алар арасында көнчеллек нигезендә ызгыш купкан. Ир, пычак эләктереп, хатынның муенына кадаган. Анысы шул урында җан биргән.

Җинаять кылганнан соң ир, корбанның мәетен полиэтиленга һәм келәмгә төреп, күрше хатыныннан мәрхүмәдән котылырга ярдәм итүен сораган. Күршесе баш тарткан, тик шикләнелүче үтенече буенча йортта урнаштырылган тышкы күзәтү камераларыннан язмаларны сыздырган.

Нәтиҗәдә, ир мәетне тәрәзәдән ташларга маташса да, моны булдыра алмаган, документларын алган да җинаять урыныннан качкан, тик тиздән кулга алынган.

фото: кп.ру


Читайте нас