+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 март 2021, 09:30

Җәйге мәхәббәт...

30 ел элек авылда бергә җәйне үткәргән шәһәр кешеләре янә күрешкән.

30 ел элек авылда бергә җәйне үткәргән шәһәр кешеләре янә күрешкән.

Бу вакыйга турында 53 яшьлек хатын-кыз "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Мәхәббәт хисе" төркемендә язган.

"Без яшь чакта шәһәр балалары җәй җитү белән барывы да диярлек авылга, нәнәй янына кайта иде. Минем дә шундый ук традиция булды. Бер елны кайтканда күрше әбигә кайткан егет белән таныштым. Җәйне бергә үткәрдек: ике бакчаның чүбен бергә утадык, су керергә йөрдек.

Әмма җәй тәмамлангач, һәрберез үз шәһәренә юл тотты. Әлбәттә, бер-беребезгә хатлар язышырга сүз бирдек. Ярты елдан соң ул минем хатларга җавап бирми башлады.

Арытаба мин үз сөйгәнемне таптым, балаларыбыз туды. Кызганычка каршы, нәнәем үлеп китте. Әмма без һаман да һәр җәйне кайтып, шул йортта торып, ял итеп китәбез. Күрше әби дә дөньядан китте, тик аның йортына гына берсе дә кайтмады.

Күптән түгел шул йортның сатылуы турында ишеттем. Дусларымнан кем сатканын белештем. Теге егет кайткан икән. Иремә барысын да аңлатып, авылга кайттым. Күрештек. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Яшь чакларны искә төшердек. Аның үз гаиләсе бар.

Бу күрешү минем өчен кирәк иде. Аның исән-сау икәнен беләсем килде. Хәзер инде телефон номерлары белән алыштык, бәлки сөйләшеп торырбыз", дип язган ул.

Фото: ru24.net сайтыннан.
Читайте нас