Ул үзенең тавышы белән кешеләрне ярдәмгә чакырган.
Мәскәүдә мәче ярдәме белән фатирда бер яшьлек сабый һәм аның әнисенең гәүдәсе табылган.
38 яшьлек мәскәүлене бер яшьлек кызы белән туганнары бакча өендә көткән, әмма бервакыт ул элемтәгә чыгудан туктаган. Якыннары фатирга барырга карар кылганнар, килгәч, кыргый мәче тавышын ишеткәннәр. Ул, әйтерсең лә, үз тавышы белән кеше игътибарын җәлеп иткән.
Фатирның ишеген ватып ачарга булганнлар. Биредә хәлсез бер яшьлек баланы һәм мәрхүм хатын-кызны тапканнар. Баланы шунда ук дәваханәгә алып киткәннәр.
Хәзер хокук сакчылары хатынның үлеменең бөтен шартларын ачыклый.
Фото: pixabai.com