Дүрт айлык сабый, бер ир һәм ике пенсионер бер-берсе белән таныш булмаганнар.
Новосибирскидан дүрт айлык сабый, Амур өлкәсеннән яшь ир һәм ике пенсионер бер донор ярдәмендә яңа тормышка өмет алган.
Балага - бавырның бер өлеше, иргә йөрәк эләккән, ә өлкән яшьтәге кешеләргә күзнең мөгез катлавы (роговица) күрү мөмкинлеге биргән. Бүген инде пациентлар, бер-берсе белән танышып, табибларга һәм мәрхүм донорның туганнарына рәхмәт әйткән.
Дәваханәдә донорның җенесен дә, яшен дә әйтмиләр, бу этик кагыйдәләр таләбе буенча эшләнә.
- Кеше авырып китте һәм, кызганычка каршы, вафат булды. Дәвалану һәрвакыт җиңү белән тәмамланмый, барысы да авыруның характерына бәйле. Еш кына сүз баш миендә ниндидер кан тамырлары шартлаган пациентлар турында бара. Бу - әлбәттә, гаилә өчен фаҗига. Якын кеше үлеменең коточкыч вакыйга булуын беләбез. Тик кайбер очракларда үлгән кешенең органнарын күчереп утырту башка кешеләрнең үлемен булдырмый кала. Һәм трансплантациянең уникальлеге шунда, технологияләр ярдәмендә үлем санын киметергә мөмкин. Без үлгән туганнарының бер өлеше башка кешедә яшәвен дәвам итүе мәрхүмнәрнең якыннары өчен юаныч булыр дип өметләнәбез, - ди Новосибирск өлкәсенең баш трансплантологы Александр Быков.
Фото: уфа1.ру