Аларның икесе авыр хәлдә.
Башкортстанда җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә биш бала зыян күргән, аларның икесе авыр хәлдә.
Юл һәлакәте бүген, 24 мартта, иртәнге сәгать тугызда булган. Зилаер районының Матрай авылыннан бер километр ераклыкта "ГАЗ-53" һәм "ВАЗ" машиналары бәрелешкән. Авариядә биш бала зыян күргән. Алар барысы да җиңел машинада утырган.
Балаларны машинадан коткаручылар тартып чыгарган.
Өч бала - Зилаер районы дәваханәсенә, ә авыр хәлдәге икесе Сибай шәһәре дәваханәсенә китерелгән.
Фото: кп.ру