Алар - Николай Басковның элекке хатыны Светлананың әти-әнисе.
Пенза өлкәсенең экс-губернаторы Иван Белозерцевның ришвәт алуы турындагы эш буенча кулга алынган танылган эшкуар Борис Шпигельгә медицина ярдәме күрсәтү өчен янә табиблар чакыртканнар.
68 яшьлек эшкуар кулга алынганнан соң ук күкрәк читлегендәге авыртуга зарланган. Сишәмбе Басман суды Шпигельне СИЗОга ике айга җибәргән иде.
Табиблар Шпигельне судтан Петровка урамы, 38 адресы буенча Тикшерү изоляторына китергәч тә тикшергән булганнар. Аны дәваханәгә салмаганнар.
Элегрәк Николай Басковның элекке бабасы дәваханәгә китерелгән, тик, нәтиҗәдә, медиклар, ул суд утырышында катнаша алачак, дип хәл иткән.
Русия фармацевтика базары короле Борис Шпигельне Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцевка ришвәт бирүдә гаеплиләр. Шушы ук гаеп аның хатынына да белдерелгән. Соңгысы камерада ялгызы гына тотыла.
Фото: мк.ру