+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 март 2021, 17:45

Гомер иткән хатынын...

Картайган көнеңдә шушындый язмышка дучар итмәсен Ходай.

Картайган көнеңдә шушындый язмышка дучар итмәсен Ходай.
Белоретта яшәүче 63 яшьлек ир хатынын җәфалап үтергән һәм «аеруча кансызлык белән кылынган үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше фигуранты булган.
Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 22 мартта өлкән яшьтәге гаилә пары арасында гауга чыга. Ир 63 яшьлек хатынны кыйный башлый. Соңгысы бу хәл турында туганнарына хәбәр итә, әмма качып өлгерә алмый.
"Кыйнаганнан соң ул хатынга бензин сибә һәм ут төртә. Зыян күрүченең туганнары полиция чакырткан. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ишекне ачкан һәм ике гәүдәгә тап булган. Хатын 80 процент тәне пешү белән дәваханәгә салынган. Медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, ул шул ук көнне кичен вафат булган. Ә ир яну продуктлары белән агуланып, аңын югалткан", — дип аңлаталар республика буенча Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.
Ир тикшерүче үтенече буенча сак астына алынган, аңа «аеруча рәхимсезлек белән кылынган үтерү» мәддәсе буенча гаеп белдерелгән.
Фото: кп.ру
Читайте нас