Ата-ана тарафыннан ике бала арасында булган мәхәббәткә чик кую үсмерләрнең үз-үзләренә кул салу белән тәмамланган.
Бу фаҗига Ырынбур өлкәсендә булган. Кичә кич урындагы дәваханәгә ике 15 яшьлек үсмер эләккән. Табиблар белдерүенчә, алар икесе дә асылынмакчы булган. Аллаһка шөкер, исән калганнар. Әлеге вакытта кыз белән егет реанимация бүлегендә ята.
Арытаба хокук сакчылары бу хәл буенча тикшерү үткәргән. Үсмерләрнең дуслары белдерүенчә, кыз белән егет арасында мәхәббәт булган. Тик әти-әнисе кызга егет белән йөрергә рөхсәт итмәгән һәм моңа каршы булган. Алар баланы шушы хәл өчен өйдә бикләп тоткан булган.
Кызның ата-аналары да бу хәлгә аңлатма биргән. Алар чынлап та бу мәхәббәткә каршы булган, чөнки егетнең туганнары спиртлы эчемлекләр эчәргә яраткан. Әлеге вакытта хокук сакчылары "Үз-үзенә кул салуга җиткерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото:
za.pinterest.com сайтыннан