+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 март 2021, 06:00

Язмыш аерса да...

Хисләр сүрелмәсә, яңадан да куша икән.

Хисләр сүрелмәсә, яңадан да куша икән.

Кыш уртасы, бүген күк йөзе аяз. Шулай булсын инде, юлга чыгарга кирәк бит. Бик үк ерак булмаса да, хәтсез барасы. Юллар элекке кебек түгел. Энҗе күптән инде үзенә матур тун алырга хыяллана иде. Ниһаять, бүген тәвәккәлләп барырга булды. Авылда яшәсә дә, мәктәптә эшләгәч, матур, кыйммәт өс киеменнән генә йөрергә гадәтләнеп китте ул.

Энҗе – югары белемле укытучы. Язмышы аны авыл җирендә яшәргә мәҗбүр итте. Авылда да менә дигән итеп яшәрбез дип юаткан иде ул үз-үзен. Алдагы көннәрендә ни буласын белсәме? Бу авыл ягына борылып та карамас иде...
...Районга автобуслар йөреп тора. Ләкин ул такси чакыртты. Капка төбенә машина килеп туктагач, тиз генә ишеген бикләде дә чыгып утырды. Таксист борылып та карамады, сүз кузгатмады. Энҗе үзе дә яратмый таныш түгел кешеләр белән сүз куертырга. Тә­рәзәдән кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып барды. Кеше аягы басмаган басуларда ап-ак кар бөртекләре кояш нурында энҗедәй җемелди...
Әле кайчан гына укуын тәмамлап шушы юлдан беренче тапкыр үткән иде. Җиде ел сизелми дә узып киткән! Ул елларда ни генә булмады, ниләр генә кичермәде Энҗе! Әмма авырлыклар алдында сыгылып төшмәде. Горур булып кала белде. Күз яшьләрен беркемгә күрсәтмәде. Хәтта “кызым” дип өзелеп торган иренең әнисенә дә.
– Килеп җиттек, Энҗе. Кайтырга җыенсагыз, үзем килермен, менә минем визитка – диде таксист.
Энҗе, нинди таныш тавыш, дип, таксистка төбәлде.
– Син? Син нишләп юл буе берни дә дәшмәдең ? Их син, акыл иясе! Ә нишләп таксида, син бит институтта укыта идең, Нурислам?
– Энҗе, бәлки, сиңа ярдәм ки­рәктер, кибетләрдә берүзеңә күңелсез булыр?
– Ә вакытың бармыни, син бит эштә?
– Аена бер-ике тапкыр заказлар алам, танышым – таксопарк хуҗасы. Ераккарак булса, миңа шалтыраталар. Шәһәр эчендә йөрергә яратмыйм, – дип, Нурислам машинасын сүндерде дә, Энҗе утырган якның ишеген ачып, аңа кулын сузды.
Сузды һәм, ул торып баскач, аны кочагына тартты. Араларын җиде ел түгел, ун минут кына аерган кебек. Нурислам, онытылып Энҗенең күз­ләреннән, бит очларыннан үпте. Энҗе карышмады, эреде дә куйды. Мондый назны иреннән ничә еллар күргәне юк бит инде!
Энҗе кибеттән үзенең хыялындагы тунын эзләде. Һәм, ниһаять, тапты! Елкылдап торган матур тун иде бу. Бәясе дә түгәрәк кенә сан икән шул. Киеп карады, әлбәттә, бик тә килешеп тора иде тун!
Нурислам тунның бәясен карады да, Энҗене гаҗәпкә калдырып, тиз генә акча түләп өлгерде. Кибеттән чыккач, Энҗе:
– Ник алай эшләдең инде, минем дә карточкада тунга җитәрлек акча бар. Банкоматтан алам да сиңа бирәм хәзер, – диде.
– Энҗе, нинди акча? Безнең яшьлек мәхәббәтебез истәлеге булыр. Минем гомерем юлында әлегә кадәр зур бүләкләр бирерлек якын кешем дә булмады. Синнән башка. Яратам бит мин сине, һаман да өзелеп яратам! – дип җаваплады Нурислам.
Энҗе Нурисламга карады да бер сүз дә дәшмичә урамга атлады. Тегесе артыннан иярде.
– Энҗе, ачуланма инде, тунны урам буйлап селкеп бармыйлар. Машинага утыр да илтеп куям сине авылыңа.
Машинага кереп утырудан башка чара калмады.
– Язмыш безне аерса да, яннарымда булмасаң да, мин һаман да сине генә сөям, аңла шуны, Энҗе бөртегем! – диде Нурислам кайтканда.
Ул бер тапкыр да өйләнмәгән булып чыкты. Энҗе исә, кияүдә булса да, күптән инде сөяркәләрен пирчәткә кебек алыштыручы иренә карата суынган, баласы хакына гына түзеп яши иде.
– Улым – Нурисламым хакына гына яшим ирем белән, – диде хатын.
– Улыңа минем исемне куш­тыңмыни?
– Әйе, тормышымда син булмасаң да, янымда синең исемне йөртүче йөрәк парәм булсын, дидем...
Шәһәргә икенче баруында Энҗе улын да үзе белән алды. Нурислам белән таныштыргач, алар өчәүләп зур кибеткә керде. Нурислам абыйсы, аны кулларына күтәреп: “Сайла, нинди уенчык кирәк?” – дигәч, ул тимер юлны күрсәтте. Шәһәр бакчасындагы аттракционда бергә йөрделәр.
Әтисенең дә исе китте бу уенчыкка. Өенә иртәрәк кайткан бер көнне идәнгә сузылып ятып уйнады Нурислам белән. Тик андый мизгелләр аена бер була микән? Нурислам әтисен көннәр буе күрми. Ул йоклаганда эшенә китә, Нурислам инде аны көтеп арып йокыга киткәч кенә кайта.
Бердәнбер көнне, инде табигатьтә кояшлы җәй хакимлек иткәндә, аларның язмышында кискен борылыш булды. Нурислам сөйгәненең йортына килде.
– Энҗе, киемнәреңне ал да, Ну­рисламның әйберләрен җый да машинага чыгып утырыгыз. Кулыңдагы балдагыңны салып өстәлгә куярга онытма! Без ишек алдына чыгып сөйләшик әле, – дип, хуҗаны ишеккә әйдәде.
Ишек алдында биш минутлык ирләрчә сөйләшү булды. Соңгы сүзне Нурислам әйтте:
– Син аны урладың миннән, ләкин аның йөрәген яралап, тәнен вакытлыча үзеңнеке итсәң дә, Энҗене яратмадың, бәхетле итә алмадың. Ә без аның белән – бер-беребез өчен туган җаннар. Мин өйләнмәдем, читтә балам юк. Нурисламны үз фамилиямә яздырам. Синең мөлкәтеңнең бөртеге дә кирәкми!
Өйдән берничә сумка чыгарып куйган Энҗе, ни булыр дип бераз куркып һәм дулкынланып, ихатада таптанды. Нурислам килеп, сумкаларны машина багажнигына чыгарып куйды. Аннары Энҗене кулыннан җитәкләп, кечкенә Нурисламны күтәреп, капкага таба юнәлде. Энҗенең ире Булат исә, ачкан авызын ябарга онытып, алар артыннан карап калды.
...Зәңгәр күктә ак болытлар йөзә. Күрегез әле, назлы җилләр аларны бер-берсенә кушып, ике йөрәк хасыйл иткән! Озак еллар бер-берсеннән башка тилмергән, ниһаять, кавышу бә­хетенә ирешкән ярларның да йө­рәкләре бергә булсын! Юлларында киртәләр очрамасын!

Нәфисә Гатиятуллина.
Чиләбе шәһәре.
Читайте нас