+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 март 2021, 05:25

Тагын бер "маугли бала" табылган

Ул унтугыз песи белән яшәгән.

Ул унтугыз песи белән яшәгән.

Мәскәү өлкәсенең Талдом шәһәрендә 3-4 яшьлек кызны бик авыр хәлдә табып алалар. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсе хәбәр итә.

Кыз шикле ир артыннан куып, аның йортына үтеп кергән полицейскийлар тарафыннан табыла. Полиция хезмәткәрләре алардан качарга омтылып, Щедрин урамында урнашкан йортларның берсендә тәрәзәдән сикереп эчкә үткән шикле ирне күреп ала. Аның артыннан кереп, шушы балага тап булалар. Бала 65 яшьлек ир белән яши.

Баланың кием-салымы, түшәге булмый. Аның белән бергә йортта 19 песи яши, ә ул үзе «пес-пес» дигән чакыруга йөгереп килә. Кызны сәламәтлек саклау учреждениесенә алып килгәннәр.
Бераздан баланың әнисе табыла. Ул аны ни өчен ташлап китүен аңлаткан. “Ачуымны китерде, шуңа мин аны ераккарак илтеп куйдым”, – дигән. Хатын үз гаебен таныган, кылыгын әшәке һәм җирәнгеч дип атаган. “Ул вакытта ничек эшисем килде – шулай эшләдем”, – дигән ул.
Фото: Depositphotos
Читайте нас