Кичә кич Благовар районында коточкыч фаҗига булган.
Самара-Уфа-Чиләбе трассасында Мирный авылы янында юл-транспорт һәлакәтендә 11 яшьлек кыз үлгән.
ЮХХДИ идарәсенең башлангыч мәгълүматлары буенча, Самара ягыннан Аскын районында яшәүче 56 яшьлек кеше идарә иткән «КамАЗ» базасындагы автоцистерна һәм руль артында 30 яшьлек хатын утырган «Опель Курса» бәрелешкән.
Авариядә «Опель»дәге 11 яшьлек бала, водительнең апасының кызы һәлак булган. Баланың әнисе дә автомобильдә утырган.
Билгеле булганча, медицина ярдәме "Опель"нең 8 яшьлек пассажирына да кирәк булган. Апа-сеңел балалары белән Бүздәк районына юнәлгән булган.
Тулырак мәгълүматлар ачыклана, урында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшли.