Шул сәбәпле бер егет - реанимациядә, икенчесе - Тикшерү изоляторында.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте буталчык «романтик» тарихның нечкәлекләрен сөйләде.
25 яшьлек егет 34 яшьлек таныш хатыны белән барда вакыт үткәрә, шул вакыт аларга өч кешедән торган компания кушыла, алар арасында бу егетнең элек йөргән кызы да була. Компания мәҗлесне 31 яшьлек егетнең фатирында дәвам итәргә карар итә.
Фатирда кыз үзенең элекке егете белән диванда ятып торырга була, бу фатир хуҗасына ошамый, чөнки аның кызга үзенең планнары була. Егетләр арасында сугыш чыга - фатир хуҗасы ярсуыннан көндәшенә пычак кадый.
Хәзер яшь егет - реанимациядә, ә аның өлкән оппоненты тоткарланган. Сүз уңаеннан, сугыш вакытында кызлар фатирдан качкан.
Яраланган егет могҗиза белән фатирдан чыга алган, анда аны бер таксист күреп калган һәм дәваханәгә илткән...
Фото: fotostrana.ru