Ишембайда бер хатын прокуратурага үзен социаль челтәрләрдә мыскыл итүләренә зарланган.
Хокук саклау органы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хатын «Вконтакте» социаль челтәрендә билгесез ханым белән бәхәскә кергән.
Соңгысы норматив булмаган лексика кулланып, оппонентын мәсхәрәләгән. Шуннан тегесе прокуратурага гариза язган.
Административ эш кузгатылган, һәм мировой судья карары белән 44 яшьлек хатынны социаль челтәрләрдә кешене мыскыллаган өчен 3 мең сум штраф түләргә мәҗбүр иткәннәр.
Фото: башньюс