Хатынны дүрт яшьлек улы терелтергә маташкан...
Новосибирск өлкәсендә 25 яшьлек Анастасия Щ. ванна кергәндә ток сугудан үлгән. Аңа телефонның зарядка җайланмасы аша электр тогы бәргән.
Яшь, матур хатын селфи ясарга яраткан. Танышлары да аның шушы гадәте фаҗигагә китерде дип саный.
Ул баласын үзе генә үстергән. Фаҗига көнендә яшь әнинең дүрт яшьлек улы өйдә була. Анастасия телефонын алып ванна керергә җыена. Телефонның зарядкасы булмагач, аны зарядкага тоташтыра. Моның өчен ул озынайткыч файдалана. Телефонны ванна янына тумбочкага куя.
Башка бүлмәдә утырган бала сәер тавыш ишетә. Ул ваннага керә һәм башта ни булганын аңлый алмый. Аннары сабый озынайткычны розеткадан өзә, судан телефонны ала.
Бала әнисен аңына китерергә маташа. Аннары ул әнисенең әбисенә шалтырата. Анысы шунда ук килеп җитә. „Мин аның яңакларына суккаладым, ә ул барыбер үлде“, — дип сөйли нәни малай.
Әбиләре полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Бала әле дә әнисе үлүенә ышанмый. Аны дәваханәдә дәвалап кайтарачаклар, дип сөйли.