+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 апрель 2021, 14:25

Бер авылда ике янгын чыккан...

Халыкны нәрсә коткарган?

Халыкны нәрсә коткарган?

Башкортстанда янгын хәбәрчесе янә кеше гомерләрен саклап калган. Янгыннар март ахырында республиканың Чишмә районындагы Игнатовка авылында теркәлгән.

Йортларның берсендә янгын хәбәрчесе 1946 елда туган хатынны уята. Ул ишеккә ташлана. Бу вакытта бөтен кухня төтен белән тулган булган. Соңрак хатынның өйдә булган ире мич ягып, төннекне ачарга онытуы билгеле булды. Әгәр янгын хәбәрчесе куелмаса, гаилә сөрем газы белән агуланып үләр иде.

Дүрт көннән соң шул ук авылда яшәүче хатын плитәгә пешәргә азык куя һәм йоклап китә. Озак торганнан соң, ризыкка ут каба, төтен тарала башлый. Пенсионер янгын хәбәрчесе тавышын ишетеп уянган. Ул янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерә алган.

Янгыннарда кешеләрне коткару һәрвакыт актуаль проблема булды һәм шулай булып кала да. Ут казасының төп сәбәбе - кеше факторы. Еш кына кешеләрнең игътибарсызлыгы, битарафлыгы янгыннарга һәм кайвакыт кешеләрнең гомере өзелүгә китерә. Ешрак кешеләр йоклаган вакытта һәлак була.

Фото: башньюс
Читайте нас