Мескен сабый ачлыктан юрганын чәйнәп бетерә.
Ростов өлкәсе Новошахтинск шәһәрендә бер ана сигез яшьлек баласын бәйләп куеп, ач тоткан.
Бу хатын янына танышы килә һәм бәйләп куелган кызны күрә. Бала ачлыктан юрганнарын чәйнәгән була. Аның куллары шулкадәр кысып бәйләнгән була ки, хәтта беләкләренә кан сауган.
Хатын баланы чишә һәм полиция, ашыгыч ярдәм чакыра.
Бу хакта социаль челтәрләрдә язгач, кешеләр башта бу хәлгә ышанырга да теләмәгән. Ничек инде андый хәл була алсын, ялган дип язганнар.
Әмма озакламый полиция баланың анасын эзләү хакында хәбәр итә.
Хәзер бала дәваханәдә. Ана кешенең ни өчен баласын шулай газаплаганы билгеле түгел.
Фото: эторостов.сом