+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 апрель 2021, 04:50

Автобус астына ташланган

Уфада коточкыч фаҗига бер ирнең гомерен өзгән.

Уфада коточкыч фаҗига бер ирнең гомерен өзгән.

Башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 4 апрельдә "Башавтотранс" пассажирлар автобусы Ульяновлар урамына борылыш ясаган булган. Шул вакыт ул юлдан барган җәяүлене бәрдергән.

Алынган җәрәхәтләрдән ир авария урынында үлә.

Соңынан ачыклануынча, бу ир аңлы рәвештә автобус астына ташланган икән.

- Аварияне булдырмас өчен җәмәгать транспорты шоферы тормозга баскан, әмма җәяүле үзе автобус астына ташланган һәм фаҗигане булдырмый калып булмаган, - ди полиция хезмәткәрләре.

Хокук сакчылары һәлак булучының билгеле бер яшәү урыны булмавын ачыклаган. Үзе белән бернинди документлар да юк.

Якын-тирә йортларда яшәүчеләр бомжны белә һәм хокук сакчыларына аның соңгы өч көндә әлеге тирәдә йөрүе, узып баручы машиналарга ташлануы һәм үз-үзенә кул салырга маташуы турында сөйли.

Фото: башньюс
Читайте нас