+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 апрель 2021, 04:45

Табылды!

Узган айда ук югалган өч бала анасы кайда йөргән?

Узган айда ук югалган өч бала анасы кайда йөргән?

4 апрельдә узган айда югалган 33 яшьлек Светлана Есаянцны эзләү төгәлләнде.

Хатын исән-сау булып чыкты, дип хәбәр иттеләр "Лиза Алерт" эзтабарлар отрядында. "Югалган"ның кайда булуы билгеле түгел.

Искәртеп узабыз, Светлана Кандра авылында сәер хәлләр аркасында 11 мартта ук юкка чыккан иде.

Акча алганнан соң, ул иптәшләре белән Туймазы районындагы Кандра авылына әйберләр алырга чыгып китә, тик менә дуслары әйләнеп кайта, ә ул - юк.

Бу вакыт эчендә аны өйдә кечкенә өч бала көтте...

Фото:
ugra-news.ru
Читайте нас