+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 апрель 2021, 05:35

Педофилны үтерүче 8 ел утырырга тиешме?

Кичә "Русия" телеканалында Андрей Малаховның "Прямой эфир" тапшыруында Уфадан Владимир Санкинның педофилны үтерүенә бәйле шау-шу куптарган тема буенча фикер алыштылар.

Кичә "Русия" телеканалында Андрей Малаховның "Прямой эфир" тапшыруында Уфадан Владимир Санкинның педофилны үтерүенә бәйле шау-шу куптарган тема буенча фикер алыштылар.

Бер шаһит Владимир Санкин белән педофил Владимир Зайцев арасындагы конфликтның ничек булганын сөйләде.

Студиягә Владимир Санкинның якыннары, аның адвокаты һәм бәйсез экспертлар, җинаять эшләрен тикшерү процедурасы белән танышлар чакырылган иде. Шулай ук студия кунаклары арасында педофил яшәгән йортта яшәүче Анна Чемборисова да бар иде. Хатын үз фаразын әйтте.

- Санкин ярдәм сорады, әмма барысы да яныннан үтте дә китте. Ул, иелеп, Зайцевны күтәрергә тырышты. Аннары аның янына егылды, ул аның өстенә утырып кыйнамады. Аннары мине тәрәзәдә күреп алды һәм табибларны чакыруымны сорады, - дип белдерде хатын.

Сүз уңаеннан, тапшыруда шактый шау-шу куптарган сүзләр әйтелде. Әйтик, Санкинның адвокаты Шота Горгадзе элегрәк Зайцевның өч яшьлек үги улын көчләгән өчен 11 елга хөкем ителүен белдерде. Бала хокуклары буенча элекке вәкил Павел Астахов, урындагы хокук сакчылары җинаять эшен "коточкыч" тикшерү үткәргән һәм "кылынган гамәлләрне дөрес бәяләмәгәннәр", дип белдерде.

Фото:sorokanews.ru
Читайте нас