+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 апрель 2021, 07:32

"Баламны сихерләде..."

18 яшьлек егет, яраткан кызын өенә алып кайткач, әнисен куып чыгарган.

18 яшьлек егет, яраткан кызын өенә алып кайткач, әнисен куып чыгарган.
Бу хәл турында Ырынбурда яшәгән хатын-кыз "Вконтакте" социаль челтәрендә "Минем язмыш" төркемендә язган.
"Кешегә сөйләсәң, ышанмаслар да инде: бер атна элек улым өйдән куып чыгарды. Янәсе, мин аның яраткан кызына комачаулыйм икән. Аңа бер сүз дә әйтеп булмый бит, талашырга гына тора. Ашарга пешерми, өйне җыештырмый... Ә улым аның яклы. Мәхәббәт булгач, әни кирәкми икән ул.
Улым аның белән йөри башлагач үзгәрде. Кызны гына тыңлый. Дуслары белән дә аралашмый башлаган. Баламны сихерләрде бу кыз. Кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмим. Бәлки сез берәр киңәш бирерсез?" - дип язган.
Фото:lek-diagnostic.ru сайтыннан.
Читайте нас