+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 апрель 2021, 09:35

Хокук сакчысының үлеменә кем гаепле?

Бүген Уфа янында үз йортында полицейскийның гәүдәсе табылган.

Бүген Уфа янында үз йортында полицейскийның гәүдәсе табылган.

Эчке эшләр министрлыгының Иглин районы буенча бүлегенең 32 яшьлек хезмәткәре мәетен әти-әнисе тапкан.

Бәхетсезлек очрагымы яки тормыштан ирекле рәвештә китүеме, әлегә билгеле түгел.

Хәзерге вакытта фаҗиганең хәл-шартларын тикшерәләр, ә Эчке эшләр министрлыгы бу хәл буенча үз тикшерүен үткәрә.

- Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем чыкты. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы аппараты хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, - дип шәрехләделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Фото: кп.ру
Читайте нас