+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 апрель 2021, 08:09

"Кредитка батырды да, качты..."

Ир-егет хатыны исеменә бер милион сумнан артык кредит алган да, юкка чыккан.

Ир-егет хатыны исеменә бер милион сумнан артык кредит алган да, юкка чыккан. Бу хакта хатын "Вконтакте" социаль челтәрендә "Язмыш" төкемендә язган.
"Миңа 31 яшь булганда ирем үлде. Ике бала белән ялгызым калдым. Эшкә чыктым. Балаларымны карарга әни ярдәм итте. Мин автобуста билет сатучы булып эшләдем. Бер вакытны автобуста бер ир белән таныштым. Арытаба бергә яши башладык. Балаларыма да мөнәсәбәте яхшы иде.
Соңыннан ул миңа: "Әти-әнием авырый, акча кирәк. Әйдә кредит алыйк әле", - дип мөрәҗәгать итте. Мин ярдәм итәргә ризалаштым. Арытаба да берничә тапкыр "Быстрозайм"нардан акча алып бирдем. Аларны түләп барыр өчен аңа акчаны биреп бардым.
Бер көнне ул юкка чыкты. Телефонына шалтыратам, алмый. Бер айдан соң, банклардан хат килде. Хәзер мин аларга бер миллион сумнан артык акча түләргә тиеш. Арытаба ачыкланганча, ирем кредитларны түләп бармаган икән. Хәзер ни эшләргә дә белмим..." - дип язган ул.
Фото: pixabai.com
Читайте нас