+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 апрель 2021, 07:20

Яңа машинасында йөрергә дә өлгермәгән...

8 апрель кичендә Уфа янында коточкыч авария булган.

8 апрель кичендә Уфа янында коточкыч авария булган.

Юлда машинасыннан чыккан 39 яшьлек ир һәлак булган. Бу хәл Самара-Уфа-Чиләбе трассасының 1474нче километрында теркәлгән.

ДАИ мәгълүматлары буенча, һәлак булган кеше автомобилен тагып барган. Юлда трос өзелгәч, ул аны бәйләргә чыккан. Һәм шул вакытта юл уртасында торган машиналарга Уфа районында яшәүче 31 яшьлек ир идарә иткән "Lexus RX300" автомобиле бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә ВАЗ машинасы йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Билгеле булганча, буксирланган автомобильдә аның хатыны да булган. Алар Жуково авылында автомобиль сатып алып, Инорска кайтып барганнар.

Узган тәүлектә Башкортстан территориясендә бу - бердәнбер үлем очрагы. Тагын бер авариядә бер кеше зыян күргән.

Фото: башньюс
Читайте нас