Салаватта яшәүче бер ханым улының ничек һәлак булуы турында күз яшьләре аша бәян итә...
Бу факт белән тикшерү органнары кызыксынган.
Хореограф Алена Лаврикова Салават шәһәренең бала тудыру йорты табибларын баласы үлемендә гаепле дип саный.
Хатын хәбәр иткәнчә, аның йөклелек вакыты яхшы уза. Әмма яшь әнинең суы киткәч, ул бала тудыру йортына килгәч, аның сүзләренә караганда, табиблар нәрсә эшләргә кирәклеген белмәгән һәм тиешле ярдәмне күрсәтмәгән, белгечләр урынында булмаган.
«Мин өстәлдә кан эчендә яттым, балам да, аның белән бергә мин дә шунда үлдем...», — дип кыскача гына тасвирлый Алена тарихын.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу факт буенча төбәк Тикшерү комитеты тикшерү үткәрә.
"Бала тудыру йортының медицина персоналы гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Әлеге хәбәр дәваханә администрациясе тарафыннан яшерелми. Барлык медицина документлары тикшерү үткәрү өчен тикшерү органнарына тапшырылды. Бу хатынга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән, медицина персоналы аны һәм баласын саклап калу өчен бөтен көчен салган», - ди матбугат хезмәте җитәкчесе.