Дәүләкән шәһәрендә роликта йөргән бала ташкан суга килеп төшкән.
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар берьюлы берничә видеоязма чыгарды.
Бер язмада роликтагы ике кызның төрле якка китүе күренә.
Күпергә менәргә омтылганы тигезлекне югалта һәм суга килеп төшә. Салкын суда тыпырчынган баланы узып баручы коткарган.
Фото: башинформ