+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 апрель 2021, 06:05

Өч баласын очар кош итеп...

Дүртөйледә бер эчкече хатын ана хокукларыннан мәхрүм ителгән.

Дүртөйледә бер эчкече хатын ана хокукларыннан мәхрүм ителгән.

8 апрельдә Дүртөйле район судында 8, 7 һәм 3 яшьлек өч бала анасына карата эш каралган. Дәгъва белән опека органнары мөрәҗәгать итеп, хатын-кыз аларны тәрбияләү һәм караудан читләште, дип белдергән.

- Балаларның сәламәтлеге, физик, психик, рухи һәм әхлакый үсеше белән кызыксынмый, спиртлы эчемлекләр белән мавыга, матди ярдәм күрсәтми. Балаларны тәрбияләү буенча ата-аналар бурычларын үтәмәгән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылды ,- дип билгеләп үтелә судның пресс-релизында.

Шулай ук балаларның 2019 елдан бирле социаль приютта булуы да аныклана. Судья күрсәтелгән шартларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү өчен җитәрлек сәбәп итеп санаган.

Фото: bestlj.ru
Читайте нас