+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 Апреля 2021, 06:10

Үзенең баласын сагынган булганмы?

Уфада бер ир 6 яшьлек кызга бәйләнгән.

Уфада бер ир 6 яшьлек кызга бәйләнгән.

Бу хәл турында 11 апрельдә билгеле булды. Бер телеканал карамагында булган видео кадрларында ир башта кыз белән урамда бик озак сөйләшә, ә аннары аны подъездга алып керергә омтыла.

Ирне узып баручы куркыткан, ә соңрак аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Болар барысы да видеога эләккән.

Кайбер мәгълүмат чаралары бу хәлнең нечкәлекләрен ачты. Баксаң, ир ягыннан көч куллану булмаган. Ул кызны кибеткә алып керә, анда кешеләр була. Ул анда еракта үскән үз кызы турында сөйли, аның белән видео күрсәтә, ә ахырда елап ук җибәрә. Ир эчкән була һәм хис-тойгыларга бирелә.

Кыз соңрак барысын да тикшерүчеләргә раслый. Әмма алар барыбер тикшерү башлаган.

Фото: уфа1.ру
Читайте нас