Билгеле, ул елларда колхоз рәисе авылның иң зур кешесе. Өстәвенә, ул алдынгы районнарның иң алдынгы зур хуҗалыкларның берсе булуын да исәпкә алсаң... Кыскасы, рәис авылның хуҗасы иде. Аны шулай «хуҗа» дип йөрттеләр дә инде. Тик безнең язма герое «хуҗа кызы» Луиза булыр.
Карап торуга ул уртача буйлы, уртача матурлыктагы гап-гади бер кыз. Бераз «бәрәңге» борын, куе кара кашлар, уртача зурлыктагы коңгырт күзләр... Менә дулкынланып иңнәренә төшеп торган куе кара чәчләре чын-чынлап бик матур иде. Башсыз түгел иде кыз. Шулай да кайбер «бишле»ләр аңа «Луизочка» булганы өчен арттырып куелды. Ә инде кызның тирә-яктагы абруе һәм кешеләрнең аңа «ихтирамы» турында сөйләп торасы да юк! Мисал. Икенче сменада укучы балалар мәктәп алдына алданрак җыелып, дәресләр башланганны көтә. Кемдер сөйләшә-көлешә, кемдер куыша, кемдер асфальтка акбур сыза... Кинәт «Луиза килә!» дигән хәбәр ишетелә. Һәммәсе шул якка борыла, бер төркем кызлар хуҗа кызына таба омтыла. Кемгә бүген алданрак йөгереп барып җитеп, Луиза белән мәктәпкә таба култыклашып атлау бәхете елмаер? Әлбәттә, ике генә кызга эләгә ул «бәхет»...
Кешеләрдә булмаган яхшы шартларда, муллыкта-байлыкта, бердәнбер бала буларак өзелеп яратылып, тирә-ягындагыларның сиңа «алиһәгә» карагандай мөнәсәбәтләрен тоеп үскән кыз ничек иркә булмасын инде? Әлбәттә, Луиза бик иркә, очынчык, кыланчык кыз була. Янында дус булырга хыялланып бөтерелүчеләр күп булса да кемгәдер серләреңне сөйләрдәй бер якын дус кирәк. Луиза үзенә якын дуслыкка фельдшер кызы Миләүшәне сайлый. Кызлар бәләкәйдән бергә уйнап, дус булып үссәләр дә, аларның арасында бер-берсеннән аерып торган күп шартлар була, әлбәттә. Мәсәлән, балачакларыннан берничә мизгел.
Клубта көндез балалар өчен кино күрсәткән көннәр - ул еллардагы авыл баласы өчен иң зур күңел ачу чарасы. Мәктәптән соң һәммәсе шунда агыла. Алданрак җыелып, карга батышып уйнарга яратучылар да күп. Әлбәттә, «карга батыручылар» -- малайлар, «батучылар» - кызлар. Шунда бер малай әллә артык кыюланып, әллә онытылып китеп, Луизаны да карга төртеп екмакчы була. Кыз аңа бер генә тәккәббер карашын ташлый да, «Мин сине әтигә әйтәм», ди. Малайдан җилләр исә. Шулвакыт өстеннән карын кага-кага янына килеп баскан Миләүшәгә: «Ярый әле минем әти колхоз рәисе, малайлар бармак белән тияргә дә курка», - дип хәбәр итә. Миләүшә үзе дә сизмәстән: «Ярый әле минем әти колхоз рәисе түгел, малайлар белән уйнау шундый күңелле бит!» - дип әйтеп куя. Дустын һич тә аңлый алмаган Луиза аптырашта кала.
Икенче көнне Луиза белән Миләүшә Кар бабай ясап уйныйлар. Эшләп беткәч, Миләүшә кесәсеннән әнисе биргән кишерне Кар бабайга борын итеп кадап куя. Шулчак Луиза: «Ой, безнең өйдә алма да, әфлисун да җитәрлек, ә менә беркем дә миңа кишер чистартып бирми... Ашыйм әле шул кишерне...» - дип дустын шаккатыра. Борынсыз Кар бабай янында кешмердәтеп кишер кимергән хуҗа кызы янында аптырап басып калган Миләүшә кесәсеннән ул елларда кибеттәге балалар өчен иң затлы ризык – кәгазьсез, түгәрәк, сары төстәге, таш кебек каты карамельны алып суырырга әйтә һәм кыенсынып кына берсен Луизага да тәкъдим итә. Ә һич кыенсынусыз ул кәнфитне авызына озаткан хуҗа кызы янә шаккатыра: «Минем беркайчан да мондый тәмле кәнфит ашаганым юк! Синдә тагын бармы? Әйдә, алмашабыз», - дип, Миләүшәнең учына кесәсеннән бер уч ялтыр-йолтыр кәгазьләргә төрелгән затлы шоколад кәнфитләр сала. Алтын тоткандай учына карап торган Миләүшәнең аптырыйсы янә алда була: «Онытканмын, миңа бит әни карабодай боткасы пешереп калган иде, кайтыйм әле!» Берничә елдан карабодай һәркемнең өстәлендә булачак, мәктәп ашханәләренә тулачак, ә ул елда аның ни икәнен гади кеше балалары белми дә. Шуңа Миләүшә кайтып әнисеннән акрын гына сорамый булдыра алмый: «Әни, нәрсә ул карабодай?..»
Бу дөньяда бар да үтә торган. Колхоз рәисләренең «патша» булып йөргән чаклары да артта кала, илдә үзгәрешләр башлана, кешеләрнең күп нәрсәгә карашлары, фикерләре, мөнәсәбәтләре үзгәрә... Үзгәрешләр язмабыз герое Луизаның үсеп буй җиткән чакларына туры килә. Очынып, иркәләнеп үскән бала үз эченә йомылган, тыйнак кызга әйләнә. Әлбәттә, әтисенең җыйган малы җитәрлек булу сәбәпле, аны абруйлы уку йортына укырга кертәләр, яхшы фатирда гына яшәтәләр. Беренче, икенче курслар артта кала. Клубка чыгып йөрми кыз, егетләр белән аралашмый, кайткан чакларында аның янына педагогия институтында укып йөрүче Миләүшә генә килеп сөйләшеп утыра. Бер килгәнендә Миләүшә аеруча нык дулкынланган була: «Сезнең янга ике катлы өй салып урнашкан "яңа бай”ларның малайларын күрдеңме? Уф, матурлыгы! Аның буе, беләкләре, гәүдәсе... Ә күзләре... Яше дә безнең кебек икән. Үзе студент, үзе спортчы, ди. Таныштыңмы әле? Юкмени? Әйдә, елга буена төшәбез. Кичләрен мин аны еш кына шунда күргәнем бар. Бәлки берәребезне ошатыр...»