+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 апрель 2021, 14:25

"Бала нәрсәгә кирәк ул?!..."

Бер хатынның Интернет челтәрендәге "Бала бәхетсезлек китерә" дигән язмасы күпләрне гаҗәпләндергән.

Бер хатынның Интернет челтәрендәге "Бала бәхетсезлек китерә" дигән язмасы күпләрне гаҗәпләндергән.

Ул бу язманы "Вконтакте" социаль челтәренең "Әни булу - бәхет ул" дигән төркемендә язып калдырган.

"Бу төркемдә "Бала - бәхет китерә" дигән темага багышланган язмалар күп. Хәзер мин дә үз фикеремне язарга булдым. Бала табу нинди бәхет булсын инде ул!? Беренчедән, кызлар, безнең тышкы кыяфәтебез, сәламәтлегебез бозыла. Шуның нәтиҗәсе булып, без үз иребезгә ошамый башлыйбыз. Арытаба ул өйдән чыгып китәргә мөмкин.

Икенчедән, бала тугач, бер тыныч көн юк. Ул көне-төне елый, кычкыра.

Өченчедән, бала белән бернинди бизнес та ачып булмый. Ул булганда һәрчак акча җитми бит инде. Әлбәттә, минем фикерем белән күп кеше ризалашмаячак, әмма үземнең тәҗрибәмнән чыгып, мин - баласыз да бәхетле кешемен, дип әйтә алам. Бүген көндә миңа 45 яшь булса да, мин яшь күренәм, яраткан эшем, ирем бар. Акчам да җитәрлек. Мин инде хәзер 34 илдә сәфәрдә булдым. Ә менә бала белән шулай йөреп булмый бит...".

Әлбәттә, төркемдәге кешеләр бу хатынның фикере белән ризалашмаган. Ә сез бу хакта нәрсә әйтерсез?

Фото: РИА Новости
Читайте нас