Хикәянең дәвамы. Башын укыр өчен сылтама: https://kiziltan.ru/articles/donja/Hu-a-kizi-759784/
Дустының күңеле булсын дип кенә елга буена төшкән Луиза... үзе гашыйк була. Егет чынлап та гашыйк булмаслык түгел, Миләүшә сөйләгәндәй мәһабәт гәүдәле, чибәр, өстәвенә, тапкыр сүзле дә. Луиза да бик сөйкемле – зифа гәүдәле, соңга мода буенча бик килештереп киенә, горурлыгы булган матур чәчләрен карап кына йөртә. Асыл егет янында тыйнак кыз да ачылып китә. Челтерәп көлә, шаяртып ала, студент тормышыннан вакыйгалар сөйли. Бер-берсенә бер караштан тартылган бу ике яшь кеше яныннан Миләүшәгә бераздан ямансулап китәсе генә кала...
Әлбәттә, Ирек Луизаны капка төбенә кадәр озатып куя. Кыз тота да, барлык кыюлыгын җыеп, әйтеп сала: «Әйдә миңа, верандага «видик» карарга. Миндә өр-яңа кинолар бар...» (Видеомагнитофоннарның күптән түгел чыккан чаклары. Ул иң «текә»ләрдә генә бар. Авыл яшьләре арасында кемдәдер җыелышып «видик караулар» модада булган чак.) Икенче көнне Ирек Луизаны җәйге өйләренә кино карарга чакыра. Җәйге кичне елга буенда утырулар, соңыннан бергәләп кино караулар бераздан бер юрган астында ятып йоклаулар белән тәмамлана башлый. Яшьләрнең әти-әниләренә дә беленә бу хәл, бер-берсенең хәлле булуларын яхшы белгән гаиләләр яшьләрнең мөнәсәбәтләренә каршы килми. Бары тик Луизаның әтисе мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә кирәклеге хакында гына сүз кузгата һәм бер кич, чит илдән алып кайткан яхшы виски тотып, булачак кодасы янына кунакка керә. Ике күрше җәйге өйләрендә бик дустанә сөйләшеп утыра, бераздан хуҗа кеше дә үзенең затлы шәрабын чыгара...
Таң алдыннан җитәкләшеп кайтып кергән Луиза белән Ирек өнсез калалар: бер караватта - Ирекнең әтисе исереп гырылдап йоклап ята, икенче карават янында, күрәсең, егылып төшеп, Луизаның әтисе... Кыз йөгереп килеп сөекле әтисен селкетә башлый. Тик ул артыгын эчеп, җайсыз ятып, косыгына төелеп җан биргән була. Кинәт ишелеп төшкән кайгыдан аңы томаланган кыз истерикада Иреккә кычкыра башлый: «Синең әти минем әтине эчереп үтергән!»
Уңышсызлыкта, кайгыда һәрчак кемнедер гаеплисе килә кешенең, гаепне кемнеңдер өстенә салсаң, үзеңне юату җиңелрәк кебек. Луиза да барлык нәфрәтен Ирекнең әтисенә юнәлтә, Ирек белән сөйләшми, янына якын да китерми. Ләкин вакыт дигәннәре олы кайгыларны да басарга сәләтле шул. Яңа җәйләр җитә. Өйләре янындагы елга артына кояш батканда кызның йөрәген нидер чеметеп куя. Ирексездән күзләре сөйгәненең тәрәзәсендә ут эзли. Бер кичне аларның җәйге өйләре тәрәзәсендә телевизор яктысы күреп, үзе дә сизмәстән шул якка омтыла. Йөгереп килеп кергән Луизаны күреп, караватта кочаклашып ятучы Миләүшә белән Ирек телсез калалар...
Кая йөгергәнен аңламый Луиза. Кинәт хәле бетеп, музыка яңгырап торган клуб янында туктап кала ул. «Оо! Хуҗа кызы, син дә клубка чыгарсың икән!» Балачагында үзен карга төртеп егарга чамалаган сыйныфташы Фаязның исерек тавышы кызны сискәндереп җибәрә. Клуб алдында бер төркем егетләр аракы эчеп тора икән. Луиза алар янына килеп баса һәм, бераз тын торганнан соң: « Кая, салыгыз әле миңа да...», - ди, барысын да чиксез аптыратып. Берничә мизгел дәшә алмый торган Фаяз, стаканны тутырып, кызга аракы салып бирә. Төелә-төелә әшәке эчемлекне йотып бетерә дә Луиза, сыйныфташын култыклап, «Әйдә миңа видик карарга», ди, телен көчкә әйләндереп.
Бу җәе дә мәһабәт өйләренең иркен верандасында кинолар карап үтә Луизаның. Ләкин көн саен төрле егетләр белән... Кайсыдыр «видик караучыдан» авырга калганын аңлагач кына айнып киткәндәй була ул. Яшьләренә төелеп, юлдан язган кызын таныш табибларына алып бара әнисе. «Чәчләремне агартма инде, балам, йөземә кызыллык китермә башка, болай да әтиеңне югалту кайгысын күтәрү авыр... Акылыңа кил, берүк...»
Әнисенең сүзләре тәэсир итәме, уку елы башыннан чәмләнеп белем ташын кимерергә тотына Луиза. Институтны уңышлы тәмамлап, әлбәттә, танышлары аша яхшы урынга эшкә урнаша, барлык тырышлыгын карьера үстерүгә багышлый. Берничә елдан хәтта үз эшен дә ачып җибәрә. Хезмәтенең уңышларын чикләвек ваткан кебек яуларга өйрәнә. Тик шәхси тормышы гына барып чыкмый...
Беркөн моңа кадәр үзе кызы янына шәһәргә килеп йөргән әнисе шалтыратып, авырып китүен хәбәр итә, авылга кайтуын үтенә. Берничә ел кайтмаган туган өе тупсасына басу Луизаның күңелендә хисләр өермәсе уятып ала. Кич яраткан елга буена кояш баеганын карарга чыга. Акрын гына янына берәү килеп утыра. Тоныкланган зәңгәр күзләр карашында сыйныфташы Миләүшәне таный Луиза. Алар бераз вакыт дәшми утыра. Бераздан Миләүшә акрын гына сөйләп китә: « Чыктым инде мин аңа кияүгә... Өч бала таптым... Шуннан ни... Әтисе үлеп китте... Байлыкларын туганнары таратып бетерде... Ирек эчкечелеккә сабышты... Күрәсеңме, мин ничек картайдым...»
Луиза кинәт үзенең беркемгә дә ачу сакламавын, шундый матур кояш баюлары булган дөньяның һәр минутына шатланып яшәргә кирәклеген аңлагандай булып, сыйныфташының иңнәренә кулын куеп, яшьләрен сөртә: «Төшенкелеккә бирелмә, Миләүшә, барысы да яхшы булырына ышанырга, шуңа омтылырга кирәк. Безгә әле кырык та юк... Ә кырыкта тормыш башлана гына, диләр...»
Ләйсән Якупова.
Фото:
zabaka.ru