+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 апрель 2021, 05:30

Легендар Чкаловның кызын төп башына утыртканнар

Ул мошенникларга 23 миллион сум акчасын күчергән.

Ул мошенникларга 23 миллион сум акчасын күчергән.

Мәскәү полициясе атаклы очучы һәм Советлар Союзы Герое Валерий Чкаловның кызы, 82 яшьлек Ольга Чкалованың 23 миллион сумнан артык акчасын урлау очрагын тикшерә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул социаль инженерия корбаны булган.

7 апрельдә пенсионерның кесә телефонына үзен Русия Тикшерү комитеты полициясенең өлкән лейтенанты дип таныштырган ир шалтыратып, хезмәт жетонының номерын атый. Ул кайбер җинаятьчеләрнең, янәсе, Санкт-Петербургтагы "Росбанк" бүлекчәсендә Чкалованың паспорт мәгълүматларын урлаулары хакында әйтә.

Янәсе, бу факт буенча Тикшерү комитеты тикшерү үткәргән инде, тик пенсионер ханымның шәхси акчаларын саклап калу өчен аларны башка исәпкә күчерергә кирәк. Реквизитларны әйтә. Куркып калган Ольга Чкалова Саклык банкының үзәк бүлегенә киткән, анда исәбеннән 4,9 миллион сум акча алган. Бу вакыт эчендә аңа телефон аша таныш булмаган кеше консультация биреп торган.

Кыскасы, бу акчалар теге кеше әйткән исәпкә күчерелә. Икенче көнне бу ир тагын шалтырата. Бу юлы Ольга ханым, Саклык банкынна 18,4 миллион акчасын алып, теге исәпкә күчерә. Шалтыратулар тынгач, пенсионер үзен алдауларын аңлаган. Әле бу эшне хокук сакчылары тикшерә...

фото: кп.ру
Читайте нас