Җир кардан ачылуга мәете табылды...
Стәрлетамакта яшәүче 66 яшьлек Елена Тимофееваны эзләү аянычлы тәмамланды.
«Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды волонтерлары хәбәр иткәнчә, хатынны кичә үле килеш тапканнар. Үлеменең сәбәбе - бәхетсезлек очрагымы, яки пенсионер туңып үлгәнме, моны судмедэкспертизага ачыкларга туры киләчәк, волонтерлар исә моның нечкәлекләрен ачмаган.
Искәртеп узабыз, Елена Тимофеева 12 декабрьдә өеннән чыгып китеп югалган иде. Борчылган туганнары башта аны үз көчләре белән эзләгән, аннары полициягә гариза язган һәм, ярдәм сорап, волонтерларга мөрәҗәгать иткән.
Кичәге көнгә кадәр ниндидер өмет бар иде әле...
Фото: кп.ру