+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 апрель 2021, 07:00

"Бер генә сарделька бирегез әле?"

90нчы елларда студентлар ничек яшәгән, дип уйлыйсыз? Нәкъ шул вакытта тулай торакта яшәгән ир-егет Интернет челтәрендә бер кызык хәл турында язма бастырган.

90нчы елларда студентлар ничек яшәгән, дип уйлыйсыз? Нәкъ шул вакытта тулай торакта яшәгән ир-егет Интернет челтәрендә бер кызык хәл турында язма бастырган.

Бу хакта ул "Вконтакте" социаль челтәрендә "СССР" төркемендә язган.

"90нчы еллар ахырында студент вакытта тулай торакта яшәдем. Ул вакытта суыткычлар бер кешедә дә юк иде диярлек. Кышын бу мәсьәлә балкон ярдәмендә хәл ителде. Әмма озакка түгел. Ризыгыбызны каргалар ташый башлады. Тик сүз бу хакта түгел.

Җәй көне барысы да бер тапкыр ашарга җитәрлек кенә азык-төлек ала иде. Күрше бүлмәдә яшәгән егет эшкә урнашып, ашамлыкларның кыйммәтлесен дә ала иде. Ул көн саен эштән соң кибеткә кереп, кичке ашка бер сарделька сатып алган. Һәрвакыт бер үк сатучыдан. Бу хәл супермаркетларның көчле үсешенә кадәр була әле. Һәм менә чираттагы тапкыр ул кибеткә кергәч, сатучы аңа кычкырып җибәргән:

- Син көн саен бер сарделька сатып алып җиләмәдеңме? Килограммын сатып ал! Барыбер көн саен кеәсең!!!

- Проблема юк! Әйдәгез, бирегез килограммны, бары тик аларны кайдадыр суыткычка куегыз, ә мин кич саен бер данә килеп алачакмын. Үз суыткычым юк.

- Студент?

- Әйе!

- Сардельканы тот, иртәгә тагын килерсең, - дигән сатучы.
Менә шулай ностальгиягә бирелгән элекке студент.

Дуслар, бәлки сезнең дә кызыклы хатирәләрегез бардыр. Комментарийларда язып калдыруыгызны көтәбез.

Фото:123ru.net сайтыннан
Читайте нас