Ике ел элек югалган 30 яшьлек Виктор Савиныхның мәетен быел тапканнар. Ул Опарино бистәсендә бергә яшәгән хатынының йортында идән астында яткан. Хатынны сак астына алганнар. Ул мәетне яшергән урынны үзе күрсәткән.
34 яшьлек хатын, гаебен танып, күрсәтмә биргән. Ул 2019 елның 8 апрелендә сөйгәне белән талашуын әйтә. Аннары хатын ирнең башына балта белән берничә тапкыр суга. Викторның үлгәнен аңлап алгач, мәетне азык-төлек төрә торган пленка белән төрә һәм идән астына төшерә. Аннары идән асты капкачын кадаклап куя. Бераздан ул башка фатирга күченә, иске өенә барып йөрми.
Шул ук елны сентябрьдә Викторның әнисе полициягә мөрәҗәгать итеп, улының югалуын белдергән. Ирнең мәетен ике ел чамасы вакыт узгач кына тапканнар.
Фото: кп.ру