Аны ишетү өчен тормыш тәҗрибәсе һәм эчке тоемлау кирәк икән.
...Утыз елдан артык гомер кичергән гаилә таркалу алдында тора. Ышанасы килми. Тату, тыныч-имин яшәп яталар иде кебек ир белән хатын. Инде балалары күптән балигъ булган, оныклар бәхетенә куанып яшә дә яшә.
— Нилектән аерылышырга ниятләдегез соң. Бәлки ашыгырга кирәкмидер?” — дип сорыйм Газизәдән (исемнәр үзгәртеп алынды). Моңсу гына елмая. “Әллә кайчан нокта куярга иде дә бит, һаман суздым. Тинтәк. Нәрсәгә өметләнгәнмендер... Югыйсә, алдан ук билгеле иде бит гаилә тормышының рәте-чираты булмаячагы.
Газизә сөйләгәннәр күңелдә каршылыклы хисләр уятты.
“Безнең кавышу тарихы туксанынчы еллар башына, чын мәхшәр купкан чорга барып тоташа. Тик яшьлек барыбер үзенекен итә бит ул, яратасы-яратыласы, гаилә корасы килә. Шундый көннәрнең берсендә Айнур белән таныштык та инде. Җитди егет, күп сөйләшми, хатын-кызга ихтирамлы кебек күренде ул миңа. Тиз арада тәмам үз кешегә әверелде. Арттан калмый, бүләкләр ташый, кинога еш чакыра. Озын-озакка сузмый, өйләнешергә тәкъдим дә ясады. Аптырап калдым. Егет болай ошый, тик үлеп гашыйк түгелмен. Дөресен әйткәндә, кайбер кыланышлары гайрәтне чигерә. Юк кына җирдән үпкәли. Кайчак үзен артык һавалы, тәкәббер тота. Аннары кисәк “ачылып” китә. Яңгырлы-кояшлы көн кебек.
Ә берзаман... Ай-вайга карамый, базарга алып китте бу мине. Туй күлмәге алырга. Үтә дә матур, килешле күлмәккә тап булдык. Тукымасы затлы, чигүләре искитмәле. Сатучы абый бигрәкләр дә елгыр, теле телгә йокмый, “сайрый” гына. Хакы тешләшә, билгеле, Айнурның акчасы җитенкерәми иде, өенә йөгерде. ”Хәзер киләм, син монда көтеп тор”, – диде.
Сатучы агай исә кинәт җитдиләнде, сынаулы карашын миңа төбәде. “Карале, сеңлем, – дип башлады сүзен. – Әйткәнемне тыңла, якын итеп сөйлим. Бик тә ошадың миңа. Әйбәт кыз син, йөзеңә чыккан. Бу егеткә әрәм була күрмә, сез бөтенләй пар түгелсез. Күңелеңә авыр алма... Без гаилә белән күптән туй күлмәкләре сатабыз. Күз алдыннан әллә күпме парлар узды, сынап өлгергәнмен... Туй күлмәгең булды инде. Өздерепләр килешә үзеңә, түлке икенче пар сайла, бу егеткә барма. Тиңеңне табарсың әле, әйткән иде диярсең”.
Ул арада Айнур килеп җитте. Тиешле бәясен түләп, күлмәкне алып киттек. Ә минем күңелдә – утлар. Нишләргә? Айнур белән язылышырга гариза бирдек, дус-иш, туган-тумачага чакырулар җибәрелгән. Ничек килеп чыкты соң әле барысы да, сизми дә калдым шикелле... Тегеләй дә уйлыйм, болай да. Әнием белән киңәшләштем. “Үзең кара, балам”, – диде. Ахирәтләрнең бер ише егетне ошатмый, икенчеләре, киресенчә, “кулыңнан ычкындырма”, ди. Ә Айнур ашыктыра. Җан-фәрманга туйга әзерлек бара. Ничек инде баш тартмак кирәк, гомер буе мине каргаса... Кеше ни дияр? Юк, булмый, гариза бирелгән, күлмәк алынган, үзара килешенгән. Кирегә чигенү юк!
...Туйлар узды. Гаилә булып яши башладык. Балалар туды, мәшәкатьләр арта торды. “Әйбәт яшәдегезме соң?” — дип сорама, зинһар, яраларны яңартасым килми. Читтән караганда барысы да кешечә. Ә чынында... Теге сатучы абыйның кисәтүләре бик еш искә төште. “Их, нигә тыңламадым микән ул чакта, нигә шунда ук араларны өзмәдем икән!” — дип үрсәләнгәнемне үзем генә беләм. Яшермим, берничә тапкыр аерылып китәргә укталдым. Кыюлыгым җитмәде. Балалар жәл, аннан соң баш төртер кешем дә юк. Әти-әни күптән гүр иясе. Туганнарның үз көне, дигәндәй, кемгә кем хаҗәт... Шулай яшәлде инде. Ә менә хәзер, олыгая төшкәч, түзәрлек әмәл калмады. Бөтенләй чит-ят кешеләрбез. Өстәвенә, Айнур күршедәге ялгыз хатын белән чуала башлады. Аерылышу чигенә җиттек. Балалар аңламый, билгеле. “Картайган көндә ычкындыгызмы әллә?” — диләр. Их, иртәрәк булса. Күпме гомер заяга узды, сәламәтлек какшады. Түзәргә ярамый икән ул, барысын да вакытында хәл итәргә кирәк...”
...Газизә яшь тулы күзләрен читкә борды. Һәр очракта да сабыр төбе сары алтын түгел икән шул. Түземлекнең дә чиге була, тулышкан шеш бер тишелә. Мондый очракта юату сүзләре табу да читен.
Тик шулай да, хаклы булып чыккан бит теге “туй күлмәге телен аңлаган” сатучы абый. Күпне күргән, җитәрлек акыл-тәҗрибә туплаган, адәми затларны аерырга өйрәнгән.
Әңгәмәдәшем белән хушлашканнан соң байтак еллар элек булган бер вакыйга искә төште. Институтның беренче курсында укып йөргән танышым үзеннән биш-алты яшькә зуррак егеткә кияүгә чыгарга ризалык бирде. Яңалыктан инде бөтенесе хәбәрдар, туй күлмәген Мәскәүдәге туганнары җибәрде. Барысы да уң килә, дияргә мөмкин. Әмма кызыбыз, һәммәбезне аптырашта калдырып, егеткә кияүгә чыгудан баш тартты, йөзеген дә кире кайтарды. Бичара егеткә карарлык түгел иде ул көннәрдә... Танышыбыз арытаба бу хәлгә ачыклык кертте. “Кичен туй күлмәген киеп, бик озак көзге каршында бөтерелдем, – дип башлады сүзен. – Йокларга яттым. Һәм кинәт бал корты чаккандай сикереп тордым. Бәй, нишлим мин, нинди ахмак адым ясарга җыенам, булачак иремне бөтенләй яратмыйм, лабаса! Нилектән моңа кадәр аңламаганмын, һич белмим. Өйләнешсәк, икебез дә бәхетсез булачакбыз бит. Туйга кадәр аерылышырга кирәк. Ничек тә төшендерермен әле...”
Катгый карарга килгән кыз кирегә чигенми. Үгетләүләргә бирешми, сүзендә нык тора. Җиңелдән булмагандыр аңа ул мәлләрдә... Аның каравы, вакыт үзе үк танышыбызның дөрес юл сайлавын исбатлады. Егет тә, кыз да ахырда гомерлек ярларын очрату бәхетенә иреште. Бүгенге көндә ифрат матур-тату гомер кичерәләр. Туй күлмәге “бәянләгәннәрне” бик вакытлы ишеткән булып чыга ахирәтебез...
Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.