Белоретта бер мәктәптә коточкыч хәл булган.
Башкортстан Тикшерү идарәсе укытучының укучыга карата закон тарафыннан тыелган тәрбия ысулларын куллануы турындагы хәбәр буенча тикшерү үткәргән.
Тикшерүчеләр Белореттагы бер мәктәптә укытучының дәрес вакытында дүртенче сыйныф укучысының башына сугуын ачыклаган. Нәтиҗәдә, баланың баш мие селкенгән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хокук саклау органнары укучының ата-анасыннан гариза теркәгән. Балага суд-медицина экспертизасын узу өчен юллама бирелгән.
Фото: башньюс