+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 апрель 2021, 15:05

Кечкенә улы һаман да көтә....

15 апрель иртәсендә Сибай янында яшь хатынның гомерен өзгән авария булды.

15 апрель иртәсендә Сибай янында яшь хатынның гомерен өзгән авария булды.
Фаҗига иртәнге 5ләр тирәсендә була: Сибай - Әлмөхәммәт автоюлының 1нче чакрымында "Mitsubishi Charisma" машинасы көтмәгәндә идарәне югалта һәм юл читенә төшеп әйләнә. Зыян күрүчеләргә ярдәмгә шунда ук килмиләр, бу вакытта трассада машина йөртүчеләр юк диярлек.
Шаһитлар коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм чакыргач, җимерек машинадан 30 яшьлек пассажир хатынның мәетен тартып чыгаралар. Ә менә җитди имгәнгән 27 яшьлек шоферны реанимациягә җибәргәннәр. Аның гомере өчен табиблар көрәшә, ул ИВЛ аппаратына тоташтырылган.
Төбәк автоинспекциясендә хәзер һәлакәтнең барлык сәбәпләрен һәм шартларын тикшерәләр.
Юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган 30 яшьлек Гөлназ Б. ул кичтә Себердән Башкортстанга кайткан, ул анда 4 ай вахтада эшләгән. Кызның егете Самат Ш. аэропортта Гөлназны каршылап, туганнары янына алып кайтырга булган, өйгә инде берничә чакрым калганда яшь ир талчыгудан йокымсырап киткән, дигән фараз бар.
- Авариягә алар якынча сәгать икеләрдә тарыган, ә аларны иртәнге 5тә генә тапканнар. Вакыт үткән, бәлки, Гөлназны да коткарып булыр иде, әгәр дә шунда ук тапсалар. Саматның умыртка баганасы, арка мие зарарланган. Исән калса да, инвалид булып калырга мөмкин, - дип авыр сулый Саматның апасы.
Гөлназның алты яшьлек улы һаман да зарыгып әнисен көтә...
Фото: башньюс
Читайте нас