Бүген иртән Уфаның Пугачев урамында һәлакәт теркәлде.
Республика ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, анда «Фольксваген поло» һәм «Тойота Камри» бәрелешкәннәр.
Беренче машина руле артында утырган 25 яшьлек ир шул урында үлгән. Ашыгыч ярдәм медиклары бригадасы төрле имгәнүләр белән хастаханәгә 44 яшьлек «Тойота» шоферын һәм "Фольксваген"ның өч пассажирын китергәннәр.
Интернетта бу хәл күп шау-шу тудырды. Шәһәрдә тизлек 60 километрдан артмаска тиеш. Маңгайга маңгай шулкадәр бәрелешү өчен бу машиналар нинди тизлек белән хәрәкәт итте икән?