Совет разведчиклары тарихка халкыбызның каһарман улы һәм кызы булып кереп калды.
Узган елда ирле-хатынлы совет разведчиклары Шамил Хәмзин һәм Ирина (Шакирә) Алимова турында “Шамил белән Биби легендасы” дигән мәкалә бастырган идек. Татар халкының лаеклы улы һәм кызы, ил иминлеге өчен үз гомерләрен куркыныч астына куйган шушы данлы шәхесләр тормышыннан янә бер сәхифә тәкъдим итәбез.
...Татар һәм урыс телләреннән тыш, гарәп, инглиз, уйгур, төрек телләрен бик яхшы белгәнгә аларны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Япониядә Рихард Зоргеның резиденциясе фаш ителгәннән соң, СССРның анда ышанычлы мәгълүмат чыганагы булмый. Кытай аша, берничә елга сузылган урау-урау юллар белән, легенданы чынга ашырып, разведчиклар Япониягә уйгур сәүдәгәре Әнвәр Садыйк гаиләсе сыйфатында (хатыны Хәдичә исемен ала) барып урнаша һәм Үзәккә мәгълүмат җибәрүне оештыра.
1954 елда совет нелегалларына Япониягә күчәргә уңайлы мөмкинлек туа. Аларның мех салонының даими клиенты булган Япония кешесе Кытайга күченергә ниятли. Хәмзин, аңа отышлы алыш-биреш тәкъдим итеп, Япониягә күчкәнче үк бу илдә шактый саллы җир участогы ала да, бу участокны сатып, Токио янында үзләренә ике катлы йорт булдыра. Үз йортларының икенче катын алар арендага биргән.
Совет разведчикларына төрле иҗтимагый даирәләр вәкилләре белән элемтәгә керергә туры килә. Ул вакытта Япония территориясендә НАТО илләренең күпсанлы вәкилләре дә булган. Япония законнары Төньяк Атлантика блогы хәрбиләренә кагылмый. 1950 еллар ахырында аларның хәрби базалары Япониядә дәүләт эчендәге дәүләт кебек яши. Япониядәге Америка гражданнарының яраткан очрашу урыны АКШ илчелеге каршындагы клуб булган. Биредә Америка хәрби хезмәткәрләре һәм гражданлык персоналы күңел ача. Анда АКШның союздаш илләре вәкилләре дә еш була. Әлбәттә, Америка клубында әгъза булу бай мәгълүмат җыю мөмкинлеге бирә. Бу мохиткә эләгү Хәмзин белән Алимованың төп бурычларының берсе иде. Сәүдәгәр буларак, аларның клиентлары арасында Америка гражданнары да була. Нәкъ менә алар совет разведчикларының хәрби серләр үзәгенә үтеп керүенә ярдәм иткән дә инде.
Совет нелегаллары бу клубта бик тиз хөрмәтле кешеләргә әйләнә, күпмилләтле “яңа дуслар” бу көнчыгыш сәүдәгәрләренә еш кына тәрҗемә буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу да, үз чиратында, аларга өстәмә мәгълүмат чыганагы дигән сүз. Шулай ук яңа танышлар “Хәдичә”гә дәрәҗәле “Паллада” хатын-кызлар клубына керергә мөмкинлек биргән. Бу клубка югары статуслы ирләрнең хатыннары гына йөри. Гомумән, “Паллада” клубындагы “эшчәнлек” – разведчик Алимова карьерасының кульминациясе, диләр.
Шакирә Кәрим кызы, һәр тәрбияле татар гаиләсендәге кебек үк, кул эшләре сәнгатен балачактан яхшы белгән. Шуңа күрә Япониядә икебана (японнарда тере һәм киптерелгән чәчәкләрдән, яфраклардан һәм ботаклардан композицияләр төзү сәнгате) белән шөгыльләнә башлый һәм уңышка ирешә. Шәхси күргәзмәсен дә оештыра. Аның икебана буенча шәхси күргәзмәсенә Япония императорының хатыны да килергә вәгъдә бирә.
...1959 елда АКШның Үзәк разведка идарәсе (ЦРУ) резиденты хатыны белән Токиога килә. Ул чакта, Корея ярымутравындагы сугыштан соң, Ерак Көнчыгыштагы халыкара хәл, чит илләр хәрби базалары турындагы мәгълүматлар бик мөһим саналган. Үтә яшерен шушы мәгълүматларның ни рәвешле совет разведчикларына эләгүенең очына чыгарга тиеш була резидент. Япониядә чит ил кешеләре өчен даими яшәргә фатир табу – һәрвакыт проблема. Ә бу резидентларны АКШ Илчелеге каршындагы клубта кунакчыл фатир хуҗалары – уйгур эмигрантлары белән таныштыралар. Болар исә америкалыларга үзләрендә урнашырга булыша, тәмле төшке аш белән сыйлый. Америкалылар хуҗалар белән шулкадәр дуслаша, ки, хәтта бу йортта япон агентурасы белән очрашулар үткәрә башлыйлар. Шундый оператив очрашуларның берсендә Хәмзин Япония диңгез авиациясе генералын таный. Макартурның (Япониядә хәрби идарә башлыгы, АКШ генералы) шәхси яклавы аркасында бу япон хәрби җинаятьләрдә гаепләүдән азат ителгән булган. Шушы япон генералы әле АКШның реактив истребительләре сынауларында катнаша икән.
...Америка резидентының өйдә булмавыннан файдаланып, Хәмзин сейфны ача, ә анда япон генералы калдырган яшерен документлар – АКШның Япониядәге яңа хәрби базаларының аэрофотосурәтләре яткан була. Хәмзин документларның күчермәләрен ясый. Бу – Япониянең дә, АКШның да халыкара килешүләрне бозуына кире каккысыз дәлил. Хәмзин моңа кадәр базалар турында ниндидер чыганак кына булса да табу өчен берничә ай вакыт сарыф иткән була. Ә өендә шундый “уңыш”ка тарый. Әлеге мәгълүматны тизрәк Мәскәүгә тапшырырга кирәк...
Гадәттә, курьер белән тайник аша элемтә тоталар. Резидент өчен дә, курьер өчен дә шулай хәвефсезрәк. Әмма көтмәгәндә, курьер янына барырга бер көн калганда, Хәмзин авариягә тарый. Гадәти юл-транспорт һәлакәте кебек тоелса да, Япониядә мондый очраклар шик астына алына торган була. Мәсәлән, разведчик Зорге мотоциклыннан егылгач, Япония полициясе, профилактика өчен, аның фатирында тентү үткәргән. Хәмзин да авариядән соң икенче иртәдә үк өй тирсендә шымчылар таптануын шәйләп ала. Димәк, контрразведка нәрсәдер шикләнә, нелегалларны күзәтү астына алганнар...
Бу илдә резидентура булдырганчы совет разведкасы СССРның Япониядәге вәкиллегенең икенче секретаре, подполковник Растворовның хыянәтен ачыклый. Ул америкалыларга безнең агентура турында шактый мәгълүмат биргән булып чыга. Шуңа күрә Хәмзинга артык күзгә чалынырга ярамый. “Хәдичә” “Паллада”га барышлый курьер белән дә очрашырга тиеш, дип карар итәләр. Хатынының тормышын куркыныч астына кую бик авыр була, әлбәттә, әмма башка чара калмый.
...Япония контрразведкасы күзәтүе астында үтә яшерен мәгълүматны тапшыру ифрат катлаулы була. Нишләргә? Һәм көтмәгәндә аларның йорты янында Төркиянең Япониядәге илчесе автомобиле туктала. Ә гаиләнең бу Илчелек белән мөнәсәбәтләре бик яхшы була. Авариядән соң сәламәтлеге начар булуына сылтанып, Хәмзин Илчелек вәкиленнән хатынын император хатыны белән очрашуга алып баруын үтенә. Вәкил ризалаша. Яшерен документлар төшерелгән тасмалы фотоаппарат “Хәдичә” сумкасында. Машинада бераз баргач, Төркия вәкиле берни дә шикләнмәслек итеп, Алимова автомобильне туктатуны үтенә: император хатыны янына баргач, тиешле этикетны да үтәмичә булмый, имеш, чәчәк бәйләме сатып алырга кирәк! Төреккә бу табигый тоела. Ә чәчәк кибете сатучысын курьер белән элемтә өчен файдаланалар. Шулай итеп, “Хәдичә” яшерен заданиене дә үти, хатын-кызлар клубына да соңламый килә. Клубтагы очрашу вакытында Япония императоры хатыны аңа икебана экспозициясе өчен дәрәҗәле дәүләт бүләге тапшыра.
Хәмзин белән Алимованың әлеге операциясен совет разведкасы җитәкчелеге югары бәяли. Аларның тәвәккәллеге нәтиҗәсендә Япониядәге хәрби базалар турында аеруча яшерен мәгълүматлар СССРдагы тиешле структураларга бик вакытлы килеп ирешә.
Алимова белән Хәмзин нелегал булып Япониядә 14 елга якын эшлиләр. Алар илгә меңнән артык хәбәр җибәргән, шулар арасында Көнчыгыш Азиядә советларга каршы хәрби блок булдыруга әзерлек турында кисәтү дә була. Бу мәгълүмат ярдәмендә СССР үзенең стратегик көндәшләренең планнарын өйрәнергә өлгерә. Алар туплаган меңләгән уникаль мәгълүматның күбесе бүгенге көнгә кадәр дәүләт сере булып саклана…