Зират янында спиртлы эчемлекләр эчсәң, әллә нәрсәләр күрерсең шул.
Ир-егет 20 ел элек булган хәл турында "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Сәер дөнья" төркемендә язып калдырган.
"Бу хәл 20 еллап элек булды. Язгы чәчү эшләре мәле. Шулай бер көнне кичкә таба эш көне тәмамланып, ике дус егет колхоз гаражына техникаларын куйгач, бернидән курыкмыйча, зират капкасы янына утырып, бер шешә аракыны бушатырга булганнар.
Бервакыт зираттан чыгып, алар янына "бәйрәм" итәргә бер ир дә килеп утырган. Ул кунакның бите күренмәгән, караңгыда башыннан ниндидер ут көлтәсе генә чыгып торган.
Ике дус бер сүз дә әйтмичә карап торганнар да таныш булмаган кешедән качарга булганнар. Кайтып барышлай бер-берсеннән: "Бу кешене син беләсеңме?" - дип сорашканнар. Әлбәттә, алар аны белмәгән.
Әмма моңа кадәр авылда яшәүче аксакаллар зират янында ниндидер кеше йөрүе турында сөйләгән булган. Димәк, ир-егетләр бу сүзләргә колак салмаган, күрәсең", дип язган ул.
Фото:pixabai.com