+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 апрель 2021, 07:29

"Иремнең кесәсеннән канга буялган төргәк алдым..."

Сихер бармы? Кайберәүләр аның барлыгында һич шикләнми.

Сихер, бозым бармы? Бүген дә шушы теманы дәвам итәбез. Чираттагы хатын да аның барлыгын тойган.
- Ирем белән яратышып өйләнештек. Ике балабыз туды. Балаларны бигрәк яратты инде, кулларыннан да төшерми иде. Эшләгән акчасын тулысынча кайтарып бирә. Тыныч холыклы. Хатын-кызга бәхет өчен шул да җитә инде.
Әмма шулай яшәгән бер мәлдә ирем бөтенләй үзгәрде. Эштән соңлап кайта, балаларга кычкыра, мине күрми дә. Бер көнне аның кесәсеннән төргәк алдым. Анда миңа таныш булмаган язулар, ике балдак һәм чәчләр салынган. Төргәк үзе канга буялган. Алдына килеп, моның нәрсә икәнлеген сорадым. "Ник кирәкмәгән әйбергә кагыласың?" дип, яңагыма китереп тә сукты. 24 ел яшәгән ирем шулай миңа беренче тапкыр кул күтәрде. Бу төргәкне ул һәрвакыт миннән яшереп үзе белән йөртә башлады. Сихер икәнен аңлагач, бер им-томчы әбигә бардым. Ул миңа бу төргәкне алып килергә кушты.
Төргәкне иремнән яшереп алып килү авыр булды. Шулай да кушылганны эшләдем. Әби баш очыма шушы төргәкне куйды да ниндидер догалар укый башлады һәм миңа селкенмәскә кушты. Ә минем, киресенчә, тыным кысылып, тизрәк урамга чыгып китәсем килде. Түздем. Укып бетергәч, хәзер ирем киләсен һәм ул нәрсә әйтсә дә аның күзенә карап торырга кирәклеген әйтте. Гаҗәп, әмма ирем бу әбине дә, минем кайда икәнлекне дә белми иде. Берничә минуттан ул килеп керде. Күзләрен томан каплаган кебек, үзе миңа: "Җиләттең инде, югал тормышымнан!" дип җикеренеп килә. Мин әби кушканча аның күзенә карап басып торам. Бераздан аның карашы элекке кебеккә әйләнде. Ул тынычланды. Әби миңа үләннәр биреп, шуны яндырып, өйдә төтенен таратырга кушты. Чыгып киткәндә безгә бозым салган кеше киләсен дә әйтте.
Икенче көнне таныш хатын килеп кереп, гафу үтенде. Ул безнең тормышка көнләшеп яшәгән, иремне тартып алырга теләвен дә әйтте, - ди хатын.
Әби сихер салган хатын үзе дә бәхетсезлеккә юлыгачагын әйткән булган. Бу хатын аның турында сөйләп тормады.
Фото: sovetclub.ru
Читайте нас