Ул мошенникларга 3 миллион сумга якын акча күчергән.
«Интеркоопбанк»ның элекке җитәкчесе, миллиардер Олег Золкин мошенникларга 2,7 миллион сумнан артык акча күчергән.
Җинаятьчеләр телефон аша Золкинга аның бер исәбендә шикле активлык күрүләрен хәбәр итә. Акчаны саклау өчен якланган исәпкә күчерергә киңәш иткәннәр.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, аферистларга ышанып, бизнесмен 2,7 миллион сумнан артык акча алган һәм аларны мошенниклар күрсәткән исәпләргә күчергән.
Полиция җинаятьчеләрне эзләүне башлаган.
Фото: Shutterstock