Стәрлетамакта 3 ай элек югалган 35 яшьлек Юрий Половкинны эзләү туктатылган. Кайгылы хәбәрне «Отклик» коткару-эзләү отряды волонтерлары хәбәр итте - ир-атны үле килеш тапканнар. Мәетнең кайда булуы һәм үлем сәбәбе - бәхетсезлек очрагымы, яки криминалмы - эзтабарлар нечкәлекләрен игълан итмәгән.
Кайбер мәгълүматлар буенча, яшь ир адашкан һәм туңып үлгән, хәзер аның гәүдәсе судмедэкспертизага озатылган.
Искәртеп узабыз, Юрий Половкин 13 гыйнварда, өеннән чыккач, әйләнеп кайтмаган. Аның абыйсы ярдәм сорап волонтерларга һәм полициягә, шулай ук астрологларга һәм экстрасенсларга мөрәҗәгать итә.
Юрий элек тә югалгалаган, бигрәк тә эчкәндә, тик һәрчак өенә әйләнеп кайткан. Ул Себердә эшләгән. Чираттагы тапкыр эшкә китәргә тиеш булган. Гаиләнең кредиты күп. Юрийның хатыны һәм кечкенә балалары калган.