+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 Апреля 2021, 05:15

Ике баланы машина таптаган

Югыйсә, алар юлны тиешле урыннан кисеп чыккан булган.

Югыйсә, алар юлны тиешле урыннан кисеп чыккан булган.

Уфада 8нче сыйныфта укучы ике кыз "внедорожник" тәгәрмәчләре астында калган.

Республика ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, "Honda CR-V" машинасын йөртүче 65 яшьлек хатын Совет мәйданы тирәсендәге «зебра» буенча юл кичкән мәктәп укучыларын күрмәгән. Хатын тормоз педаленә басарга өлгерми һәм үсмерләрне бәрдерә. Кызлар имгәнгән.

ЮХХДИ идарәсе машина йөртүчеләргә балалар гомерен куркыныч астына куймау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Юлда яшь җәяүлене күреп, хәрәкәт тизлеген алдан ук киметегез. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышлары, парклар һәм скверлар, балалар мәйданчыклары янында да шулай итәргә кирәк, - дип искә төшерә юл полициясе.

фото: башинформ
Читайте нас