+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 апрель 2021, 06:55

Экскаватор - үтерүче

Уфа районында коточкыч хәл булган.

Уфа районында коточкыч хәл булган.

Анда ике ир баткан экскаваторда һәлак булган.

Дәүләт хезмәт инспекциясе 21 апрельдә «Баштрансгидромеханизация» предприятиесе карьерында булган бәхетсезлек очрагын тикшерә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, техника су тулган карьерга килеп төшкәндә кабинада "земснаряд" машинистларының 47 яшьлек бригадиры һәм 38 яшьлек баш механик булган. Алар чыга алмаган.

Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана, инспекторлар хәвефсезлек һәм хезмәтне саклау чараларының ничек үтәлүен тикшерә.

Фото: Башинформ


Читайте нас