Күз тию, сихер бармы? Чираттагы хат авторы аның барлыгында шикләнми.
"Үги әтием яхшы кеше иде. Әни белән алар кавышканнан соң озак вакыт та үтмәде, минем сеңелкәшем туды. Мин аңа чит бала булсам да, беркайчан да рәнҗетмәде.
Бер заман безнең гаиләдә сәер хәлләр була башлады. Әти өйгә эчкән килеш кайткалый. Акрынлап ул эштән дә соңга калып кайта башлады. Аннары кунарга да кайтмаулары ешайды. Ә бераздан атналар буе юкка чыга иде. Өйдә дә тавыш чыгулар ешайды. Әнигә кул күтәрүдән дә кыенсынмый иде ул. Әти генә түгел, әни дә нык үзгәрде. Ул көннән-көн боекты, ябыкты, хәлсезләнде. Күзләренең нуры бетте.
Бер көнне, иртән уянгач, өстәл өстендә хат таптым. Аны әни язган иде. Хатта аның безне никадәр яратуы, әмма тормышның ямен югалтуы язылган иде. Анда ул тормыштан китүенә бездән гафу сораган иде... Карасам, әни кулын бинт белән урап куйган. Минем ни булуы турында сорагач, плитәгә пештем, дип алдады. Моннан соң да әнине берничә тапкыр баудан төшерергә туры килде. Мин инде төннәрен йокларга да курка башладым. Бу вакытта сеңелем кечкенә инде әле, ул берни аңламый. Ә әти, гадәттәгечә, өйдә юк.
Без шәһәрдә яшибез. Көн дә иртән бер авылдан өлкән яшьтәге бер апа безнең ихатага килеп сөт сата иде. Бер көнне әни сөт алырга чыккач, ул аңарда сихер барлыгын әйткән. Тәүдә әни ышанмаган да иде. "Мин үзем шундый хәлдә калган кешеләргә элек еш ярдәм итә идем. Хәзер инде бу эшне ташладым, ул бик күп көчне ала. Сиңа менә шушы адрес буенча барырга кирәк", - дип, әнигә бер кәгазь кисәге биргән.
Өйгә кайткач та әни берникадәр вакыт әбинең сүзләрендә шикләнеп йөрде. Әмма өйдәге хәлләргә дә түзәрлеге калмаган иде инде аның.
Әнигә им-томчы хатынга безнең гаиләдә булган хәлләр турында сөйләп торасы да булмаган. Ул үзе барысын да сөйләп биргән. Үги әтинең сөяркәсе безнең гаиләгә сихер салган булган. Аның ярдәме белән әни үз-үзенә кул салырга тиеш булган. Ә әтигә спиртлы эчемлек эчертеп сихерләгән.
Им-томчы тәүдә әнине өйнең уртасына утыртып, төрле догалар укыган. Аннары аңа коеныр өчен су биргән. Ә әтигә шулай ук "чистартылган" сыра биргән.
Бераздан, чыннан да, тормышыбыз җайга салынды. Әти үзе дә бу хәлләрдән арыган булган инде. "Аның янына барасым килми иде, әмма ничектер мине һәрвакыт үзенә тартты ул хатын", - дигән соңрак әнигә. Бүген инде әти белән әни тыныч кына гомер итәләр. Мондый хәлләрне кичерергә беркемгә дә язмасын".