+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 апрель 2021, 07:00

Тугызынчы каттан ыргыткан иде...

Моның өчен 25 мең сум штраф белән котылган.

Моның өчен 25 мең сум штраф белән котылган.

Нефтекама шәһәрендә исерек хәлдә тугызынчы каттагы фатир тәрәзәсеннән песи баласын ыргыткан бәндәгә 25 мең сум күләмендә штраф салынган.

Җәмәгать судьясы хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә турында җинаять эше буенча шундый карар кабул иткән.

Бу хәл агымдагы елның февралендә булган иде. 39 яшьлек ир песи баласын тәрәзәдән ташлаган. Бичара алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Узган атнада суд утырышы барышында хөкем ителүче үз гаебен таныган. Суд ирнең тәрбиясендә кечкенә баласы булуын җәзаны йомшартучы шарт итеп исәпкә алган.

Фото: кп.ру
Читайте нас