+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 апрель 2021, 14:15

Сак булыгыз: балаларны урлыйлар!

Уфада бер малай аларны үзе белән ияртеп алып китә...

Уфада бер малай аларны үзе белән ияртеп алып китә...

Уфадан Лилианна 10 яшьләрдәге бер малайның үзенең улын ихатадан алып китүе турында сөйләгән.

Хатынның 7 яшьлек улы күпфатирлы йорт ишегалдыннан кинәт югала. Борчылган ана баласына шалтырата башлый, тик тегесе ике тапкыр чакыруга җавап бирми, ә өченче шалтыратуга телефон бөтенләй сүндерелгән булып чыга.

Хатын полицейскийларга, волонтерларга һәм улының сыйныфташларының ата-аналарына хәбәр итә, ээләү башлана. Бәхеткә, кичкә малай өенә кайта. Аның югалу тарихы ананы шаккатырган.

- Йорт янына якынча 10 яшьлек малай килгән. Ул улым белән аралаша башлаган һәм үзе белән алып киткән. Алар Сипайловага барган. «Окей» кибете тукталышы янында ул малай бер ир белән сөйләшкән. Олы кеше сөйләшкәндә улымның кайда яшәгәнлеген ачыклаган һәм кибеткә кертеп куйган. Каравылчы полиция чакырткан, - дип аңлата Лилианна.

Соңрак 10 яшьлек малайның үзенә таныш булмаган балаларны беренче тапкыр гына алып китмәве ачыклана.

- Бу инде өченче тапкыр балаларны безнең бистәдән алып китә, - ди хатын.

Ул баласын кибеткә кертеп куйган иргә рәхмәт белдерә.

Фото: Алексей БУЛАТОВ
Читайте нас