Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова тормышында бик күп авырлыклар кичерде.
Ул кияүгә чыккан иде, авырга узды. Кызганычка каршы, нарасые берничә атна гына яшәп калды. Аннары ире белән аерылды...
Казанның «Ярдәм» мәчетендәге ифтарда ул блогер, журналист Фагыйлә Шакированың шәхси тормышы турындагы сорауларына җавап биргән.
«Элекке ирем белән аралашам, күрешәбез. Арабызда бер-беребезне гаепләү юк. Язмышлар шулай туры килде. Аллаһ Тәгалә безне очраштырды, вакыты җиткәч, юллар аерылды. Без аның белән дуслар булып калдык. Хәзер дә аралашабыз, Аерылышуга без икебез дә әзер идек. Бу хәлләрдән соң мине кызганырга тырыштылар, шоу, пиар өчен өйләнешкәннәр дип сөйләделәр. Юк, Ришат андый кеше түгел. Безне тормыш сынады. Аерышуыбызның сәбәбен әйтмим», — ди Лилия.
Депрессиягә бирелмәс өчен ул тормышны ничек бар — шулай кабул итәргә, бөтен нәрсәнең дә Аллаһы Тәгаләдән икәнен белеп яшәргә киңәш итә.
Лилия Сәлахетдиновага соңгы арада «күз тиде ахры» диючеләр күп икән. «Мин күз тиюгә ышанмыйм, Аллаһ Тәгалә үзе саклый. Минем барысы да яхшы, аның кадәр борчылмасыннар инде минем өчен. Сынаулар өчен Аллаһка рәхмәтлемен, кирәк булса, әлеге сынауларны тагын бер кат узарга әзермен», — дип белдерә. Ул әлеге мәчеттә сувенирлар кибетендә сату итә, шигырьләр яза.
Фото: tatar-today.ru